100 ел элек
2.42K subscribers
2.5K photos
59 videos
220 files
436 links
Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Download Telegram
Әһле ислам дәфтәренә язылу.

Чистай өязе Красный Яр волосе Кыр Шенталы авылында 90 йорт кадәр мөкраһларга(көчләп чукындырылган) әһле ислам дәфтәренә язылырга рөхсәт килде. Боларның эшен чыгарыр өчен мәрхүм Хуҗаҗан бин Яһүдә мулла бик иҗтиһад итеп йөргән иде. Бичараларның максатларына тәмам ирешкәнлекләрен күрә алмыйча вафат булды.
Аллаһ рәхмәт әйләсен!

“Казан мөхбире” №90, 1906 ел.
Алупка
Матур исем :)
Книги на арабском издавались тысячными тиражами, интересно, кто их читал.
СССР мулла, мөхтәсибләренең имзалары
1942
Кем тәрҗемә итә ала Мөслим-Вәрәш, Олы Чакмак, Мәлләтамак авыллары турында?
1912
Нәҗиб Хәлфин яза:

Инде сөйләшү мәсьәләсенә килсәк, бездә бусы бигрәк начардыр. Рус теле белүче кешеләремез бер сүз телемездә була торып, рус сүзе истигмал итәләр. Мәсәлән, һәрбер татар белән торган "бетергән" кәлимәсе урынына русча белүче татар "окончить иткән" ди. Берсе сөйләгәч, башкасы да шулай сөйли. Шулай итеп, бөтенләй "окончить иткән" телгә кереп китә.
Кавказлылар алай түгел, сөйләсәләр бөтенләй русча сөйлиләр. Әмма татарча сөйләгәндә татарча сөйлиләр. Аларның җөмләләрендә "окончить иткән"ләр бик сирәк ишетелә.

Тәкрар әйтәм - миллият тел белән саклана.
Чувашлар мөселман булып бетәрләр иде дин иреге булса
11 мәчет – Новокаменная
5 мәчет - Белая
Мәчеттә
Мәүлид шәриф көнне иртә 10 сәгатьтән башлап, Ак мәчеттә Габдуллаһ, Вәли, Кыям кари әфәнделәр (гарәпчә, төркичә) мәүлид Нәби кыйссасын укыдылар. Соңра Шәһәр Шәрәф әфәнде Рәсүлүллаһның нәгът вә сирәтен сөйләде. Мәктәп балалары мәүлидкә мөнәсиб мөнәҗәтләр һәм Коръән укыдылар. Соңра Галимҗан хәзрәт озын вәгазь сөйләп, җәмәгать эчендә күзеннән яшь түгүчеләр күп иде. Хазирун күп булып, мәчет бик тыгызланыпп тулган иде. Мәчетнең кечкенәлеге бик сизелде.
Казан Русия мөселманнарының урта бер җире булса да, мәчетләре бу исемгә мөнәсиб дәрәҗәдә түгел. Мәчетләр һәммәсе кечкенә, мәхәллә мәчете генә.
Базар мәчетеннән башкасы бүлмәләргә бүленеп, хөтбә һәм вәгазьләр бик аз кешегә ишетелә.
Казан шәһәре өчен 5000 кеше вәгазь ишетерлек бер мәчет салынса артык булмас иде. Ләкин моңа бер дә ният итүчеләр күренми.
Бәянел- хак фи хаккил-хиҗәб

Разъяснение истины относительно хиджаба

Хәсәнҗан бин Әхмәдҗан әл-Хөсәйни (Җаекта)

Бу рисаләбездә хатын-кызның ят ирләрдән йөзләрен яшерүләре шәригать буенча ваҗиб һәм тиешле булуын Коръән, хәдис һәм дә иске галимнәр сүзе белән исбат ителер.

В этом нашем посланнии на основании Корана, хадисов и слов прежних ученых доказывается шариатская обязательность и необходимость скрытия лица женщинами от чужих мужчин.
Тәлгать Таҗетдингә бер мулла хат яза:

Мөхтәрәм хәзрәт, сүзебез шул, безгә җибәргән вәгазьләрегез урыс хәрефе белән була, без аны укымаган, безгә гарәп хәрефе булсын диләр, халкыбыз да шуны сорый

:)
Бакый Урманче туган авылында, 1967
https://www.instagram.com/tv/CQLKruRl88Z/?utm_medium=copy_link
Абыстайлар элек шулай мөнәҗәт көйләргә җыелган

https://www.instagram.com/p/CQMjN0Bqq1k/?utm_medium=copy_link